Террорчылык корбаннары истәлегенә

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Район мәктәпләрендә “Экстремизмга-юк!“ бердәм дәрес үтте.

Аксубай лицееның 11 сыйныфында ачык дәрес террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм прокурор урынбасары Лариса Горожанкина катнашында үтте. Дәресне сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова алып барды. Укытучы балаларга террорчылык сүзенең нәрсәне үз эченә алуы, аның төрләре һәм үзеңне ничек тоту кагыйдәләре хакында сөйләде. Дәрес терактлар китереп чыгарган фаҗигале нәтиҗәләрне тасвирлаган слайдлар һәм  видеоматериаллар белән үрелеп барды.Чара тәмамлангач, террорчылык корбаннарын искә алып, хәтер шәмнәре кабыздылар, күккә шарлар очырдылар.

 

Календарьдә матәм көне – ул безнең  барыбызга да уяулык күрсәтүнең мөһимлеген һәм җаваплылык турында онытмауны искәртеп тора. Толерантлык һәм үзара хөрмәт кенә террорчылыкның социаль базасы үсешен кисәтү мөмкинлеге бирә.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International