Аксубай муниципаль районы

Билгеләнеш.

11.09.2017

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге“ МКУ җитәкчесе итеп Станислав Юрьевич Зайцев билгеләнде.

Станислав Юрьевич 1979 елның 6 июнендә Аксубайда дөньяга килә.

2001 елда  “Биология һәм химия укытучысы“ белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. 2011елда Идарә, икътисад һәм хокук институтында “менеджмент“ программасы буенча һөнәри әзерлек үтә.

 

Хезмәт юлын 2001 елда Аксубай гимназиясендә укытучы булып башлый. 2004 елдан 2006 елга кадәр Аксубай район мәгариф бүлегенең  ИКЦ директоры булып эшләде. Аннан соң  Аксубай районының мәгариф өлкәсендә РЦИМОиК филиалында – башта директор урынбасары, аннан соң баш белгеч-программист булып эшләде. 2007 елда – Аксубай төп мәктәбе директоры, 2011 елда Иске Ильдеряк урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 2014 елның 17 октябреннән район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе вазифасында хезмәт куйды.

Өйләнгән, бер ул һәм бер кыз тәрбияли.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования