Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Район хуҗалыкларында бүген – көзге мәшәкатьләр.

Зур авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә, Яңа Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче Алексей Чукин җитәкчелек иткән зур булмаган “Колос“ ҖЧҖда да.

 

Бу – җитештерү җайга салынган һәм тотрыклы эш урыннары булган предприятие. Ул 1000нән артык гектар җир биләмәләренә ия. Шуларның 600 гектарын бөртекле культуралар алып тора: сабан-уҗым бодае, арпа һәм солы. Калганын – азык культуралары били. Хезмәтчәннәр бөртекле культураларны җыюны уңышлы төгәлләделәр. Һәм бу елда саллы уңыш алдылар.

 

– Бөртекле культуралардан мондый уңышны мин 2008 елдан көттем, – дип сөйли канәгатьлеген тыя алмыйча Алексей Чукин. – Безнең тырышулар бушка китмәде. Барлык агрочараларны без вакытында уздырдык, һава торышы да быел яхшы булды. Яңа уңыш бөртекләре белән “Колос“ ҖЧҖ пай җирләре өчен түли алды, бөртеклеләр фонды авыл хуҗалыгы предприятиесенең икътисади проблемаларын чишәргә, үсеш өчен эшләргә ярдәм итәчәк. 

 

Бу елны бу кечкенә авыл хуҗалыгы предприятиесендә 9 кеше эш белән мәшгуль. Урып-җыю чорында сезонлы эшчеләр дә эшкә тотына. Шулай предприятие авылдагы эшсезлек проблемасын үзенчә чишәргә булыша. Кырчылыкта авыл кешеләре Алексей Тиманов, Геннадий Расщупкин, Геннадий Яманов хезмәт куялар. Яз көннәрендә алар туфракны чәчүгә әзерлиләр, бөртеклеләрне чәчәләр, аннары соң үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен агрочараларны башкаралар, азык хәзерлиләр, вакыт җитте исә – урып-җыю комбайны руле артына утыралар. Агрочаралар үткәрү, чабу, суктыру, ташу өчен техника җитәрлек. Бөтен техник арсенал һәм авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлар үз көчләре белән сатып алынган.

 

Шул ук вакытта хуҗалыкта терлекләргә азык хәзерләү эшләре дә бара. “Колос“ ҖЧҖ предприятиесендә азык хәзерләүнең быелгы сезонын үткән вакыт белән атарга да була. Терлекләр өчен азыклар максималь күләмдә – планлаштырылганнан күбрәк тә хәзерләнгән. Кукуруз өлгерүгә үк кыска вакытларда 1 меңнән артык тонна силос чокырларга салынган. Азык йортын 200 тоннадан артык салам белән тутырганнар. Терлекләр өчен хәзерләнгән азык күләме белән кыш тук һәм имин үтәчәк.

 

Терлекчелек – авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң җаваплы участогы. Товарлыклы-сөтчелек фермаларында 220 мөгезле эре терлек, шул исәптән 60тан артык сөтлебикә асрала. Бу көннәрдә фермада 6 центнерга якын сөт савып алына, бу үткән елның сентябрь ае белән чагыштырганда күбрәк тә (үткән ел күрсәткеченә карата 120 процент). Яхшы күрсәткечләр – терлекчеләр Николай Харитонов һәм Александр Ивановның эш нәтиҗәсе. Алар – үз эшләренең осталары, терлекләрне карау һәм ашату буенча барлык нечкәлекләрен дә беләләр, фермада озак еллар хезмәт куялар. Николай Харитонов (фотода) предприятиегә нигез салынган вакыттан бирле 14 ел сменаларсыз эшли. Без аны “эш урынында“ ул көтү көткән кырда төшереп алдык.

 

– Авылда буш вакыт юк инде, – дип сөйли Алексей Николаевич. – Яхшы яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк. Ә алда безнең әле мөһим эшләр күп.
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International