Прививкалар: “риза“ һәм “каршы“

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Соңгы вакытта прививкалар турында төрле сүзләр ишетергә була.

Күпләре – “риза“. Бу профилактика процедурасын кирәк, кешеләрне күптөрле йогышлы авырулардан саклый, дип саныйлар. Кемнәрдер сәламәтлекләре начар булу сәбәпле прививканы кадатмый торалар. Әмма организмга вакцина кертүгә каршы булучылар да күп, анардан соң кеше ниндидер дәрәҗәдә авырый, ләкин белгечләр сүзләренә караганда, шулай булырга тиеш тә – иммунитет ясала. Иммунлаштыру үткәрү өчен килгән медикны дини фикерләү аркасында үзе һәм баласы янына китермәүче кешеләр дә бар.

Аксубай районында бөтен йогышлы авыруларга каршы вакцинацияләрдән баш тартучылар саны – 500 кешедән артык. Шул исәптән күп балалы гаиләләр дә бар.

 

Бу көннәрдә йогышлы авыруларга каршы үз балаларына прививка ясатуга каршы булган ата-аналарны әңгәмә өчен Аксубай үзәк хастаханәсенә чакырдылар. Алар белән очрашуга Роспотребнадзор белгечләре дә килде.

– Дөньяда һәр бишенче балага куркыныч йогышлы авырулардан вакцинация ясатмаган, – дип белдерде ТР Роспотребнадзор Идарәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе Лилия Юзибаева. – Бу сан Милли прививкалар календаре булмаган илләр аркасында килеп чыга. Шуңа күрә йогышлы авырулар учагы килеп чыгу куркынычы саклана. Безнең өчен Милли прививкалар календаре балаларны, олыларны йогышлы авырулардан саклаучы нигез булып тора. 

Республика идарәсе вәкиле Татарстанда халыкны сәламәтләндерү өчен ниләр эшләнгәне турында бәян итте. 

 

Аксубай һәм Нурлат районнары буенча ТР Роспотребнадзор территориаль Идарәсе җитәкчесе Анна Трифонова халыкның санитар белемлелеге мәсьәләсенә тукталды.

– Сәламәтлекне сакларга кирәклеге турында һәрберебез белә. Бу иң беренче чиратта, балансланган туклану, физик күнекмәләр ясау, чыныгу, йокы. Шуңа өстәп – иммунлаштыру. Боларның барысы да кешенең тормыш итүе өчен иң кирәклеләре. Шуларның берсенә генә булса да игътибар әзрәк икән, организмның саклау функцияләре кими. Әгәр ата-аналар балаларына прививка ясатырга бирмиләр икән – алар балаларының тормышын куркыныч астына куялар һәм үз балаларына сайлау юлы калдырмыйлар – сакланган булыргамы, юкмы.

 

Белгечләр Милли прививка календарен үтәүгә каршы булган ата-аналарны да тыңладылар. Табибләр аларның сорауларына җавап бирделәр, теге яки бу авыруга каршы иммунитеты булмаган балалар белән ниләр булырга мөмкинлеге турында, шул ук мәгариф учреждениесенә йөргән балаларга нинди куркыныч янарга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

 

Очрашуда район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да катнашты. Ата-аналар каршында чыгыш ясап, аларга белгечләр сүзләренә колак салырга киңәш итте. 

– Алар сезнең балаларыгыз белән балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөриләр, – дип белдерде ул. – Вакцина кадатмаган бала авырмый һәм анардан башка балаларга күчми дип гарантия биреп булмый.

Район җитәкчелеге вәкиле иммунлаштыру планында медикларга халык арасында белемлелекне арттырырга һәм аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International