Россия диктант язды

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Аксубайлылар күләмле этнографик диктант яздылар.

 

Исегезгә төшерәбез, бу бөтенроссия акциясе икенче тапкыр үтә. РАН Этнология һәм антропология институты һәм  “Россиянең антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе“ Гомумроссия иҗтимаги оешмасы, Удмурт Республикасының “Бергә“ яшьләр милли-мәдәни берләшмәсе ассоциациясе булышлыгы белән Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Удмурт Республикасының Милләтләр сәясәте министрлыгы, “Удмуртия халыклары ассамблеясе“ коммерция булмаган автоном оешмасы Диктантны оештыручылар булып торалар. Аксубайда акцияне үткәрүдә волонтерлар – мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итте. 

 

Диктант язуда мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, китапханә тармагы һәм укытучылар актив катнашты. Быел җитәкчелек вәкилләре дә диктант яздылар. Акциядә барлыгы илледән артык кеше катнашты. Аларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.

– Югалып калмагыз, көчегезне туплагыз, сорауларны игътибар белән укыгыз, – дигән киңәшләрен бирде ул катнашучыларга. – Барысы да яхшы булачак. Күләмле этнографик диктантта катнашу – ул, атап әйткәндә, сезнең һәркайсыгызның Татарстаныбыз һәм Аксубай районы дан тоткан этникара дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертүегез.

 

– Диктант 30 тест биремен үз эченә ала: 20 федераль һәм 10 төбәк сорауларын, – дип аңлатты район Мәдәният йорты директоры урынбасары Наталья Егорова. –  Безгә 45 минут эчендә аларга җавап бирергә кирәк. Барлык биремнәрне дә дөрес үтәгәндә тупланган гомуми балл 30ны тәшкил итә (һәр дөрес җавап өчен берәр балл). Акция нәтиҗәләре 12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көненә ясалачак.

Диктант сораулары Россия кануннарын, халыкларны һәм йолаларны, тарихны, динне, мәдәниятне, Бөек Ватан сугышы геройларын һ.б. белүгә корылган.

Узган ел аксубайлылар мөмкин  булган 100 баллдан 94не җыйдылар. Ул вакытта ил буенча уртача бал – 54, Татарстан Республикасы буенча 81,3 иде.

Диктанттан соң катнашучылар тәэсирләре белән бүлештеләр. Кемгәдер сораулар бик җиңел тыелган, кемдер өчен катлаулы, ләкин барысы да сораулар хәтердә калачак дип саныйлар һәм җавапларны алар киләчәк тормыш эшчәнлегендә кулланачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International