Аксубайда – Ватан Геройлары көне

2017 елның 10 декабре, якшәмбе

Аксубайда Мәңгелек ут янында Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.

Тантаналы митингка  яшь армиячеләр, район үзәге мәктәпләре укучылары, район оешмалары, учреждениеләре вәкилләре җыелды.

– Безнең халыкның батыр тарихы бар, – дип белдерде тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Без Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларыбыз, тыл хезмәтчәннәре, шулай ук тыныч вакытта куйган хезмәтләре өчен Ватан Геройлары исеменә лаек булган кешеләр батырлыклары алдында баш иябез.

Тантана мөһим, зур билгеләнешкә ия вакыйга кебек узды. Салкынча саф һава, салмак кына кар явып торды, җилдә яшь армиячеләр флагы җилфердәде. Тигез сафка тезелеп баскан балалар чыгыш ясаучыларның сүзләрен игътибар белән тыңладылар.

– Герой булып тумыйлар, герой булалар, – дип кабатлады барыбызга да яхшы таныш булган рус гаскәр башлыгы Суворовның сүзләрен Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Герой булу өчен Ватанны яратырга һәм намус кушканча эшләргә кирәк. Яшь буынның үз үрнәкләрендә моны дәлилләү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Митингта катнашучылар безнең арада булмаган Ватан Геройларын Бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар.

Тантана яшь армиячеләрнең Ватанны яратуга, кешеләрнең батырлыкларына багышланган һәм яшь буын вәкилләренең Ватан патриотлары булуларына әзерлеген дәлилләгән әдәби монтажы белән тәмамланды.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International