Безнең укучылар ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендәге республика бәйгесе җиңүчеләре булдылар.
Шул көннәрдә Казан Кремленең вәкилләрне кабул итү корпусында тантаналы бүләкләү чарасы булды. Бәйге берничә номинация буенча үткәрелде: “Намуслы яшәргә кирәк!“ иҗади эшләр бәйгесе, “Илемнең киләчәге – минем кулда!“ иншалар бәйгесе, “Ришвәтчелеккә – “ЮК!“ туган телдә инша-эссе бәйгесе. “Илемнең киләчәге – минем кулда!“ республика иншалар бәйгесе гран-приен Иске Мокшино гомумбелем бирү мәктәбеннән Ульяна Тарасова алды, җитәкчесе Елена Шугаева. Иске Мокшино мәктәбеннән Диана Лимонова (җитәкчесе Ольга Андриянова) – “Плакат“, Кәкре Күл мәктәбеннән Диана Медведева (җитәкчесе Татьяна Крайнова) – “Презентация“, Иске Савруш мәктәбеннән Екатерина Водышева (җитәкчесе Валентина Захарова) һәм Иске Ильдеряк мәктәбеннән Кристина Ефимова (җитәкчесе Вера Ефимова) “Чуаш телендә инша-эссе“номинацияләрендә җиңү яуладылар. Укучыларның барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.