Аксубай көрәшчеләре – призерлар

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәрендә атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган 18 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия ачык турниры үтте.

Көч сынашуларга Россиянең 39 төбәгеннән 200гә якын катнашучы килде. Бу абруйлы турнирда безнең район вәкилләре – ДЮСШ тренеры Александр Скворцовта тәрбияләнүче спортчылар катнашты. Һәм, һәрвакыттагыча, уңышлы. Аксубайның өченче мәктәбеннән Ольга Шугаевага үз категориясендәге көрәшчеләр арасында тиңнәр булмады. Илвира Сәлахова (1нче Аксубай мәктәбе) мактау пьедесталының  икенче баскычын яулады, Татар Майнасы мәктәбе укучысы Илвир Камалов үзенең яшь төркемендә өченче урынны алды. Станислав Гаврилов (3нче мәктәп) һәм Даниль Галиуллин да (2нче мәктәп) Аксубай командасының данын лаеклы якладылар. 

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International