Бәхет – балалар һәм оныкларда

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елда Иске Ибрай авылында гомер итүче Ркыя Зәйнуллина беренчеләрдән булып 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

 

Без килгәндә йорт тулы кунак иде. Алай булмый ни – Ркыя Вәлиәхмәт кызының җиде баласы, 16 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Шулай ук туганнары, дуслары, күршеләре дә әбине гомер бәйрәме белән котламыйча калмаганнар.

Бәйрәм гаеплесен тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр. Илшат Минсабир улы РФ Президенты Владимир Путинның котлау юлламасын укыды, район исеменнән бүләкләр тапшырды.

 

Бәйрәм табыны артында Ркыя Вәлиәхмәт кызы үзе турында да бераз сөйләде. Ул Иске Ибрай авылында туып үсә. Сугышка кадәр туган бөтен кешеләр кебек, аңа да авыр хезмәт тәмен татырга туры килә. Сугыш елларында ир-атларны алыштырып фронт өчен хезмәт куя. 1950 нче еллар уртасында ул хезмәт сөючән авылдашы Минәхмәткә кияүгә чыга. Алар бергә 64 ел гомер итәләр.

Бәйрәм гаеплесе сүзләренә караганда, аның өчен тормышта иң зур бәхет – үзен игътибар һәм хөрмәт белән әйләндереп алган балалары, оныклары һәм оныкчыклары.


Ольга МАКАРОВА.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International