Консилиум составын сайладылар

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында күп кенә мәсьәләләр буенча фикерләр алыштылар.

Социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балаларны тернәкләндерү буенча шәхси чаралар планын тормышка ашыру максатыннан оештырылган муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы – ведомствоара коллегиаль орган составына үзгәрешләр кертелде. Консилиум рәисе – социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, аның урынбасары – гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Константинова. Консилиум составында табиб, “Хыял“ социаль приюты, мәгариф, опека һәм попечительлек бүлекләре белгечләре, мәшгульлек үзәге һәм ПДН инспекторлары бар иде.

Белем бирү оешмаларында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча алып барылган эш турында мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова бәян итте.

Утырышта тагын бер мөһим мәсьәлә –  исәптә торган балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячеләрен беркетү турында да фикер алыштылар. Районда 20 үсмер профилактик исәптә тора. Аларның һәркайсына җәмәгать тәрбиячеләре – депутатлар, укытучылар, мәдәният бүлеге, ДОСААФ, мәшгульлек үзәге, ДЮСШ җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары беркетелгән.

Ата-аналарга һәм балигъ булмаганнарга карата төзелгән административ материаллар тикшерелде. Коммуналь хезмәтләр өчен шактый күләмдә әҗәте булган уңышсыз гаилә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең игътибар үзәгенә эләкте. Бу гаиләгә ашыгыч рәвештә ярдәм итү кирәклеге хакында карар кылынды.

Яңгырашлы очрак КДНны тетрәндерде: тәрбиягә бала алган ана, спиртлы эчемлек кулланып, бер түбә астында яшәүче ир белән җәнҗал китереп чыгара, аңа балалары алдында пычак белән яный һәм бу гамәле белән сабыйларны нык куркыта. Балаларны, табигый ки, шунда ук алып китәләр. Бу эш буенча фикер алышу урынлы түгел иде.

Комиссия игътибарына кабаттан спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыккан гаилә эләкте. Ата-аналар утырышка килмәгәннәр. Бу гаиләне исәпкә куярга,  балаларны приютка алырга дигән карар кабул ителде.

Балаларны гаиләгә кире кайтару турындагы мәсьәләне карау күңелле момент булды. Ана кеше җылыту системасын җайга салган, хәзер өйдә җылы – балалар гаиләгә кайта алалар.

– Әгәр адреслы профилактик эш алып баруның  ни дәрәҗәдә мөһим һәм актуаль булуы турында сөйләсәк, – диде КДН рәисе Сергей Александров, – социаль исәптә торган һәм социаль-куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларны оештырылган ял итү чараларына һәм төрле шөгыльләргә җәлеп итү буенча эшне активлаштыру кирәклегенә дә басым ясыйсы иде.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International