Самбочылар көчлеләр

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Аксубай спортчылары кабат бүләкләргә ия булдылар.

 

Чистай шәһәрендә Чистай электр челтәрләре “Челтәрләр компаниясе“ ААҖ филиалы призына самбо буенча XII традицион ачык турнир узды. Анда йөз иллегә якын спортчы катнашты. Безнең Александр Скворцов тәрбияләгән көрәшчеләребез ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Ильяс Хәбибрахманов абруйлы турнирда беренче урынны алды. Шулай ук Дмитрий Куклин (3нче мәктәп)  һәм Юрий Афанасьев (Емелькино мәктәбе) бронза призерлар булдылар. Спортчылар  уңышлары белән ярышларга барып кайтуда ярдәм күрсәткән әти-әниләрен дә сөендерделәр.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International