Шахматчы истәлегенә матчлар

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Районда спорт ветераны Валерий Горбунов истәлегенә багышланган ачык Чемпионат үтте.

Районда атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә  шахмат ярышлары дүртенче ел рәттән үткәрелә. Һәм анда катнашучыларның географиясе дә елдан-ел киңәя бара. Бу юлы  турнирда Нурлат, Чистай, Әтнә, Алексеевск районнары командаларын һәм мәйдан хуҗалары командасын кертеп, 50гә якын кеше катнашты. Катнашучылар арасында – беренче сыйныф укучыларыннан алып өлкән яшьтәге ветераннарга кадәр – төрле яшьтәге кешеләр бар иде.

Турлар киеренке һәм мавыктыргыч үтте. Балалар көч сынашкан фойеда тынлык хөкем сөрде. Яшь шахматчылар бөтен игътибарларын биреп уйнадылар. Матчлар тәмамланганнан соң  алар, уен барышын кабат күз алдыннан үткәреп, шул хакта  әңгәмә кордылар. Залда  районда исемнәре яхшы таныш шахматчылар да, кунаклар да җыелган иде. Турнир финалга якынлашканда киеренкелек тагын да артты. Катнашучылар дулкынландылар, әмма хата җибәрергә тырышмадылар, чөнки уйлап эшләнмәгән бер адым начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде.

Нәтиҗәдә ир-атлар арасындагы ярышларда бәхет чистайлы Илнур Шәмсетдиновка елмайды. Аксубай җыелма команда әгъзасы Адель Купцов икенче урынга чыкты. Нурлаттан килгән кунак Михаил Безруков өченче призер булды. 5-11 сыйныф укучылары арасындагы матчларда призлы урыннарны Никита Шабалдин, Таһир Мортазин (икесе дә Чистайдан), Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Муса Нурмәтов үзара бүлештеләр.

Әлеге яшь төркемендәге кызлар арасында Юлия Мортазинага (2нче Аксубай мәктәбе) тиңнәр булмады, икенче урында – Сәгадәт Бәширова (Түбән Татар Майнасы), өченчедә – Мәликә Галимова (1нче Аксубай мәктәбе). Иң яшь катнашучылар (1-4 сыйныфлар) арасында жюри беренче һәм өченче урыннарны чистайлылар Әскәр Гайсин һәм Азамат Шәмгуновка бирде, Аксубайның 3нче мәктәбеннән Рәйхан Гатин өченче булды. Түбән сыйныф кызлары арасында Иске Ибрай мәктәбеннән спортчы игезәк кызлар –  Кадыйроваларга уңыш елмайды. Зилә турнир таблицасында беренче позицияне алды, Дилә  икенче урынны яулады. Район үзәгенең 2нче мәктәбеннән Юлия Борисова өченче урынга чыкты.

Ачык турнир призерларын бүләкләү шатлыклы мохиттә үтте. Ярышларны оештыручы – Валерий Горбуновның улы  Геннадий Валерьевич шахматчыларга ачык турнирда катнашканнары өчен рәхмәт әйтеп, медальләр, акчалата премияләр, ә җиңүчегә – әтисе истәлеге итеп Кубок тапшырды. Ул шулай ук  турнирны оештыруда ярдәм иткән Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтовка рәхмәт әйтте.

Спорт Ветераны Валерий Горбунов истәлегенә турнир үткәрүдә иганәче ярдәмен, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкләгәндә Валерий Горбунов белән бергә эшләгән, бүгенге көндә “Идел“ Яшьләр үзәге“ ГАУ директоры Рамил Минеголов күрсәтте.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International