ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре“ республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Тугыз номинация буенча 100 катнашучы бүләкләргә ия булды. Бәйге җиңүчеләре арасында “ТРның иң яхшы агросәнәгать комплексы белгече“ Грантын алучылар арасында безнең район вәкилләре дә бар. “Аксубай“ агрофирмасы баш инженеры Рәшит Исхаков – “Иң яхшы инженер“, “Аксубай“ агрофирмасы экономисты Дамирә Фатыйхова “Иң яхшы экономист“ номинациясендә грант алдылар. Белгечләр турындагы мәкаләләр яңа елның беренче саннарында басылып чыгачак.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.