Президенттан машиналар алдылар

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-бәйге җиңүчеләренә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды.

Чара Татарстан мәркәзендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең XII съезды кысаларында үтте. Чара башланганчыга кадәр муниципаль берәмлекләр арасында оештырылган республика җирлекләре башлыклары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү буенча сморт бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең районнан да Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин һәм  Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир  Шәрифуллин Chevrolet Niva автомобильләрендә кайттылар. Авыл җирлегендә яшәүче халык санының уртача еллык исәбе, салым һәм бер кеше исәбеннән салым булмаган керемнәр, мөгезле эре терлекләр баш саны, бер кешегә карата шәхси йорт торгызу, урыннарда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программаларының гамәлгә ашырылуы бәйгенең төп критерияләре булып тора.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International