Иҗатта да көчлеләр

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Аксубай студентлары республика фестивале призерлары булдылар.

Республикабыз мәркәзендә сәламәтлекләре чикле студентлар өчен иҗат фестивале үтте. Аксубай  универсаль технологияләр техникумы студентлары Дамир Ганибаев һәм Екатерина Горбунова бәйгедә “Декоратив-кулланма сәнгать“ юнәлеше буенча катнаштылар. Дамир “Алтын инә“ номинациясендә – беренче, “Мин – рәссам“ номинациясендә өченче  урынны алды. Екатерина “Квиллинг“ номинациясендә бронза призер булды. Студентлар техникумда тәрбия процессының төрле яклап алып барылуын чираттагы тапкыр расладылар. Чөнки алар укуда да, спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә, иҗатта да алдынгы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International