Спортчы истәлегенә матч

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

“Яшьлек“ универсаль спорт залында Николай Краснов истәлегенә ачык турнир узды.

Җирле футбол яратучылардан тыш, Аксубай спортчысы истәлеген  хөрмәтләп күп сандагы кунаклар килде. Беренчелек ярышларында 1нче Аксубай мәктәбе, “Карасу“, “Сокол“ (Иске Ильдеряк),  Аксубайның “Аксу-2000“, “Аксу-1“, “Луч“, Чуаш Енорускиносы, Савгач командалары, Алексеевск районыннан Чуаш Майнасы,  Нурлат районыннан Мамык, Әлмәттән “Нефтеград“ командалары көч сынаштылар. Матчлар киеренке үтте. Призлы урыннарны кемнәр  алачагы беренче очрашу нәтиҗәләреннән үк  билгеле иде. Киеренке очрашулар нәтиҗәсендә “Аксу-1“ һәм “Чуаш Майнасы“ командалары ярымфиналга чыкты. Алексеевск районыннан килгән кунакларга мәйдан хуҗаларын җиңү бәхете елмаймады, алар көндәшләре тарафыннан кертелгән дүрт тупка каршы берне генә кертә алдылар. Җирле командалар (“Аксу-1“ һәм “Луч“) арасындагы уеннар да соңгысы файдасына шундый ук исәп белән төгәлләнде.

Финал җанатарлар игътибарын  аерым җәлеп итте. Очрашу туп кертү мизгелләре, җәһәт һөҗүмнәр белән гөрләп торды. Нәтиҗәдә  көндәшләре капкасына тупны төгәл кертүдә “Луч“ командасына тиңнәр булмады һәм ул турнир җиңүчесе булды. “Аксу-1“ командасы турнир таблицасының – икенче, “Аксу-2000“ – өченче баскычын яуладылар, Алексеевск районының “Чуаш Майнасы“ дружинасы дүртенче урында.

Хөкемдарлар коллегиясе команда әгъзаларының спорт сыйфатларын лаеклы бәяләде. Иван Матюшкин (“Аксу-1“) – иң яхшы сакчы, Доброслав Макаров (“Аксу-2000“) – иң яхшы һөҗүмче, Никита Качаев (“Луч“) – иң яхшы капкачы, Игорь Михайлов (“Чуаш Майнасы“) – иң оста уенчы итеп танылдылар.

Николай Красновның кызы Анна ел саен үткәрелә торган турнирда катнашканнары өчен спортчыларга рәхмәт белдерде.

– Ярышлар – районның иң яхшы спортчысы хөрмәтенә без оештыра алган чараларның иң яхшысы, – диде ул. – Әтине онытмаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, спортта да, тормышта да уңышлар юлдаш булсын.

Николай Краснов истәлегенә футбол матчы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, универсаль спорт залы директоры Радик Мостафин, ДЮСШ тренеры Александр Лодоркин булышлыгы белән оештырылды.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Фото автора.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International