Юрий Сухалов истәлегенә

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Аксубай шахматчылары үзләренең мөгаллимнәрен һәм кумирларын  онытмыйлар.

Алар истәлеге һәм хөрмәтенә интеллектуаль турнирлар оештыралар. Яшьләр үзәгендә Юрий Сухалов истәлегенә  ел саен үткәрелә торган  “Клуб кубогы“ турниры оештырылды.

Юрий Сухалов 1936 елның 26 декабрендә туган һәм ул гомер юлында безнең район кешеләре арасында шахмат спортын популярлаштыру һәм җәелдерү буенча зур эш башкарган. Ул спорт мастерлыгына кандидат, ун тапкыр шахмат буенча Аксубай чемпионы булган, алты тапкыр районда иң оста шахматчы буларак танылды. “Татарстан-Европа“ шахмат матчы катнашучысы. ДЮСШта шахмат буенча тренер-укытучы булып эшләде, спорт мастерлыгына кандидатлар – Адель Купцов һәм Тимур Мәгыйзовны тәрбияләде. Юрий Сухалов  районда күп кенә шахмат ярышларын оештыручы булды.

Традиция буенча аның хөрмәтенә оештырылган турнир олимпия системасы буенча үтә. Беренче зур яңгырашка ия сенсация чирекфинал стадиясендә күзәтелде: Аксубай 2нче мәктәбеннән Юлия Муртазина шахмат спортында тәҗрибәсе зур булган, 2008 елда клуб кубогы финалчысы Геннадий Горбуновны җиңүгә иреште. Турнирның башка фаворитлары да финалга авырлыкларсыз  үтмәделәр. ТР командасы чемпионатының көмеш  призеры Андрей Егоровка ярымфиналчыларның беренче парында Юлияне җиңү әллә ни авырлык тудырмады. Икенче парда, узган елгы клуб кубогы иясе Илнар Гафиятов, беренче партиядә Алмаз Камиловка каршы тора алмады һәм икенче партиядә  оттырды. Нәтиҗәдә Андрей Егоров җиңүгә иреште! Шуны билгеләп үтәсе килә, ун ел элек бу турнирда аның әтисе – Павел Егоров җиңгән иде. Алмаз Камилов – көмеш призер, Юлия Муртазина (Геннадий Горбунов тәрбияләгән шахматчы) – өченче урында. Аңа бу вакыт эчендә шактый талчыгырга өлгергән Илнар Гафиятовны җиңү бәхете елмайды һәм ул районда беренче иң оста шахматчы кыз исеменә лаек булды.

Һәр елны үткәрелә торган “Клуб кубогы“ турниры яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин һәм ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов ярдәме белән гамәлгә ашты.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International