Озын гомерлеләр нәселеннән

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Минем уйлавымча, 1928 еллар башында безнең районда балалар күп туган.

 

Тормыш шартларының кырыс булуына карамастан, сугыш, җимереклекләр, авыр хезмәт аша үтеп, аларның унөче бүгенге көндә  дә исән-сау, аларга  бу айда 90 яшь тулды яки тула. Алар арасында Алексеевка поселогыннан Ольга Терентьева да бар.

 

Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ветеранны ихластан бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның рәсми юлламасын укыды, район башлыгы исеменнән чәчәкләр, бүләкләр  тапшырды. Ветеран шулай ук  ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы җәмәгать ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахмановадан, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтовтан да тәбрикләүләр кабул итте. Терентьевларның зур гаиләсе – уллары, кызлары, киленнәре, кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары әлеге күркәм вакыйга шаһитләре булдылар.

 

– Котлаулар, теләкләр, бу бәйрәм өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, – дип дулкынланып рәхмәтләр укыды Ольга Игнатьевна. Бу йортта яшәүчеләр аның тормыш тарихын яхшы беләләр хәтта кайбер сюжетларны сөйләп тә бирә алалар.

– Безнең әни озын гомерлеләр нәселеннән, – дип горурланып сөйләде пенсионер әбинең улы. – Аның әтисе ике тапкыр Георгий тәресе белән бүләкләнгән, 106 яшькә кадәр яшәде, әнисе – 100 яшькә кадәр. Әни дә, без дә алардан калышмаска тиеш.

 

Ольга Игнатьевна Иске Үзи авылында туып үсә. Сугыштан соң Алексеевка поселогы егете Никифор Матвеевичка кияүгә чыга. Җиде балага гомер бүләк итәләр. Күп балалы ана озак еллар колхозда ындыр табагында, складта эшли, чөгендер эшкәртүдә хезмәт куя, ә лаеклы ялга урманчылыктан китә. Уллары һәм кызлары төрле калаларда яшиләр. Әбинең бүген 20 оныгы, оныкчыклары һәм аларның да балалары бар хәтта. Ветеран үзенең юбилеен  күрше Федоровка авылында яшәүче кызы Маргарита йортында (соңгы елларда ул монда яши) билгеләп үтте. Социаль хезмәткәр Зинаида Калукова аның өчен шулай якын кешегә әверелгән –  кызында яшәсә дә  хезмәткәр әбине ташламый. Ольга Игнатьевна үзен яхшы хис итсен, яшәсен өчен монда бөтен шартлар да тудырылган.


Зинаида Леонтьева. Автор фотосы

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International