Инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы

17.04.2018

Инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы

13 апрель көнне МББУ « В. Г. Тимирясов исемендәге №1 Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс белем  сыйфатын арттыру максатыннан уздырылды, анда 13 белем бирү оешмасыннан 13 коллектив катнашты. Жюри әгъзалары укучыларның конкурска югары дәрәҗәдә әзерләнүләрен билгеләп үттеләр.

«Иң яхшы театр коллективы» номинациясендә

- МББУ « В. Г. Тимирясов исемендәге №1 Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе» «Непоседа һәм компания»  коллективы (җитәкчеләре Маклакова Юлия Викторовна һәм Охотников Любовь Ефимовна )- 1 урын;

-  Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбе»   «Happy children» коллективы (җитәкчесе Посредникова Аэлита Анатольевна) - 2 урын;

- Савгачево урта гомуми белем бирү мәктәбе»   «Креатив» коллективы  (җитәкчеләре Карпухина Надежда Васильевна һәм Гулякова Зоя Федоровна) - 3 урын,

 “Түбән Баланда башлангыч  белем бирү мәктәбенең «Кояшкай» коллективы (җитәкчесе Минхайдарова Гөлнара Кучкаралиевна) «Тамашачылар мәхәббәте” номинациясендә җиңүче булды.

МББУ « В. Г. Тимирясов исемендәге №1 Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе» «Непоседа һәм компания»  коллективы 19 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә  зона этабында катнашачак. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телик!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International