20 апрельдә тәрбиягә алган гаиләләрнең булды VI республика форумы булды

2018 елның 21 апреле, шимбә

20 апрельдә тәрбиягә алган гаиләләрнең булды VI республика форумы булды

Форум эшендә  Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова катнашты

Олҗга Павлова Дәүләт думасы депутатлары корпусы,ветераннар эшләрендә катнашучылар, социаль сәясәт һәм эшче комитет исеменнән Форумда катнашучыларны сәламләде

«Монда  битараф булмаган һәм олы йөрәкле  кешеләр җыелган. Алар илебездә бәхетле балалар күбрәк булсын өчен тырышучылар.Үз өсләренә зур җаваплылык белән ана назыннан мәхрүм булган  балаларны тәрбиягә алган бу гаиләләргә зур рәхмәт эйтәсем килә”- диде Ольга Павлова.

Катнашучылар гаиләдә тәрбиягә алынган балаларның иминлеген тәэмин итү буенча  актуаль мәсьәләләр  турында фикер алыштылар, җәбер-золым һәм сәламәтлекләренә зыян китерүче чаралар булдырмауны карадылар. Шулай ук актив әтиләр позициясен билгеләделәр.

Беренче мәртәбә быел 31 мартта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең әтиләре  слеты узды, анда үз тәҗрибәләре  белән уртаклаштылар.Слет эшендә  республиканың 37 районыннан 200 делегат  катнаштылар.

Ольга Павлова республикасы Хөкүмәтенең җанлы һәм көчле эшенә игътибар итте: бары 2017 елда тәрбиягә бала алган гаиләләргә 2 021 164,6 мең сум. акча тотылган. Министр Рафис Борһанов җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының системалы,эффектив эшен билгеләп үттеләр.

Республикасы башкарма хакимияте органнарының, опека һәм попечительлекнең уртак эше, тырышлыгы белән 2017 елда 1000 артык бала гаиләле булды,  95% бала гаилә  формалары белән тәрбияләнә башлады.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин күп тапкырлар тәрбиягә бала алган гаиләләргә булышу кирәклеген искәртте. Һәм беренче чиратта бу юнәлештә регионнар белән эшне  активлаштырырга диде .

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International