«Экоиреклеләр» хезмәт һәм матурлыкны ярата

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

«Экоиреклеләр» хезмәт һәм матурлыкны ярата

Менә инде җәйгә дә күп калмады. Һәр елны яздан кара көзгә кадәр безнең

Федоровка интернат-йорты чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу интернат хезмәткәрләренең һәм анда яшәүчеләрнең көндәлек хезмәте.

 Җиңү бәйрәме алдыннан Федоровка картлар һәм инвалидлар йортында  экологик

җыештыру уздырылды. Хезмәткә сәләтле социаль хезмәт алучы  - Рафаил Суфиянов,

Юрий Кыргый, Әгъзәм Сабиров һәм Алексей Жилов хезмәт буенча инспектор

Алина Егорова белән өмәгә чыктылар.  Алар чәчәкләр утырту өчен  клумбалар әзерләп куйдылар.Әлеге чараның максаты -   яшәүчеләрне интернат территориясендә эшкә җәлеп итү, үз хезмәт нәтиҗәләрен күреп куану хисе тәрбияләү.

«Экоиреклеләр» эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкардылар, ә бу эштән алган позитив бик озакка сакланыр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International