Яз – барлык яңаның туу вакыты һәм үзеңнең яраткан кешеңә, елмаеп һәм шатлыктан күз яшьләреңне тоеп, “әйе” дию өчен уникаль вакыт.
Күпләрнең ышануы буенча май аенда өйләнергә ярамый, гомер буе интегәсең диләр. Әмма исбатланган нигезләү моңа юк.
Федоровлар һәм Леонтьевлар гаиләләрендә май аендагы туй - бу инде гаилә традициясе. Шуңа күрә җылы матур май көнендә яшь пар Александр һәм Екатерина Федоровлар үзләренең күпсанлы туганнарын һәм дусларын Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә узләренең тантаналы язылышу көненә чакырдылар .