Аксубай районында һава торышы яшь парларга кинәт күңелле сюрприз китерде

2018 елның 5 июне, сишәмбе

         Июнь – туйлар өчен иң уңышлы ай. Урамда инде җылы, гөлләр чәчәк ата һәм хуш ис тарата, шул ук вакытта җәйге эсселек әле дә борчымый. Халык сынамышлары буенча елның бу ае гына яшьләргә гомер буена «баллы ай» гарантияли. Быел үз никахларын Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге бинасында төркәүче ике парга беренче июнь көнендә һава торышы кинәт күңелле сюрприз - «беренче җәйге кар» китерде. «Туй көнне кар һәм яңгыр яуса бик бай һәм бәхетле тормышка юрала!» - дип әйтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International