АксуАгро ҖЧҖ кышлату өчен  терлек азыгы әзерләргә кереште.

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

АксуАгро ҖЧҖ кышлату өчен  терлек азыгы әзерләргә кереште Бүгенге көндә хуҗалык печән салу өчен күпьеллык үләннәрне чабу белән  мәшгуль, шулай ук  сенаж салу бара, бүгенге көндә хуҗалыкта биш йөз тоннадан артык терлек азыгы әзерләнде. Барлыгы хуҗалыкта терлекләрне уңышлы кышлату өчен  5250 тонна печән, 22150 тонна сенаж, 23580 тонна силос әзерләргә кирәк булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International