Балалар яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXIII Республика фестивале «Алтын каләм» - «Золотое перо» 2018

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

          12 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә уздырылган Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXIII Республика «Алтын каләм» - «Золотое перо» 2018 фестевалендә МББУ «Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбе» укучылары Алимбекова Ләйлә һәм Сөләйанова Айназ (укытучылары Шәрәфетдинова Г.Ф.) катнаштылар.

        Фестивальне яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге Татарстан Республикас Төбәк иҗтимагый оешмасы белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан (Идел буе) федераль университеты журналистика һәм Медиакоммуникацияләр югары мәктәбе тарафыннан оештырылды.

         Фестиваль ярдәм яшь журналистларга ярдәм итү, иҗади һәм сәләтле яшьләрне җәлеп итү максатыннан оештырыла.

«Зона» этабында, муниципаль жюри сайлап алган катнашучылар,республика этабына узу өчен  конкурс  процедураларын уздылар:

- узу әңгәмә (портфолио яклау);

- язма биремнәр үтәү.

Әлеге этап нәтиҗәләре буенча республика этабында катнашучылар исемлеге формалаша..

Республика этабы (финал) 26 июньнән 30 июньгә кадәр узачак. Зона этабында сайлап алынганнар республика этабында катнашачаклар. Аларга 15 июньгә кадәр чакыру җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International