Аксубай штб төп мәйданын матур кичке күлмәкләр, җитди костюмнар кигән егет- кызлар бизәде. 29 июнь көнне мәктәп укучыларының Чыгарылыш кичәсе үтте.

2018 елның 1 июле, якшәмбе

Мәктәп укучыларының 29 июнь көнне  - «Чыгарылыш – 2018» кичәсе булды . Бу кичә һәркемнең күңелендә җылы истәлекләр калдырыр. Мәгариф бүлеге Культура бүлеге белән берлектә матур кичә оештырдылар.Биредә 800 дән артык кеше җыелган иде: әти – әниләр, чыгарылыш сыйныфы укучылары,кунаклар.

Биредә чыгарылыш сыйныфы укучыларына аттестаттан тыш мактау грамоталары да тапшырдылар. Әлеге искиткеч вакыйга уңаеннан укучыларны котладылар:

  • ТР Аксубай МР Башлыгы Камил Камал улы Гилманов;
  • МКУ “Мәгариф бүлеге” башлыгы  Станислав Юрьевич Зайцев;
  • МКУ “Мәдәният бүлеге” башлыгы  – Алексей Сергеевич Тимирясов;
  • Район мәдәният Йорты директоры  – Ольга Владимировна Копанева;
  • Балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары – Евгения Александровна Безрукова;
  • Яшьләр эшләре һәм спорт бълеге башлыгы – Радик Касыйм улы Канафин;
  • Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры  – Нияз Ильяс улы Хисмәтов;

Теләкләр теләп күккә шарлар очыру һәм мәктәп вальсы традициягә кергән гамәл.

Алда хыяллар, яңа планнар һәм казанышлар, чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юллар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International