Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә республикасының агросәнәгать комплексы өлкәсендә геомәгълүмат системасы проектын эшләтеп җибәрделәр

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Проект авыл хуҗалыгы производствосын планлаштыру һәм эш этапларын контрольда тоту өчен оештырылган.Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглау буенча да кулланылачак. Әлеге системасы (ТР ГИС АГРОСӘНӘГАТЬ) җирле муниципаль белгечләр һәм җитәкчеләр өчен  куелган бурычларны үтәүдә зур ярдәмче булып тора.. Бүгенге көндә безнең районда 76233 гектар авыл хуҗалыгы җирләре паспортизировать ителгән , бу гомуми санның 93,3 процентын  тәшкил итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International