Аксубай муниципаль районының “Хыял” балалар приютында һәр көнне савыктыру максатыннан чыныктыру буенча чаралар уза. Еш авыруның сәбәбе ул – терморегуляция системасының начар булуы.. Нәтиҗәдә бераз һава торышы үзгәрүгә балалар йоткерә башлыйлар.
Чыныгуның төп принципы – регулярлык. Яшь балаларны һәм яшүсмерләрне чыныктыруның методлаоры бик гади.Теләсә нинди физик күнегүләр балага шатлык хисе һәм зур канәгатьлек китерә.Күңелле музыка астында балалар физик күнегүләр ясыйлар.. Иң мөһиме теләсә нинди савыктыру чаралары да шатлыклы һәм яхшы кәеф дулкынында узарга тиеш!