Югары сыйфатлы сенаж үләннәрдән сенаж әзерләү

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Бүгенге көндә "Аксубай" Агрофирмасында терлекләрне кышлату өчен күпьеллык үләннәрдән 6 мең тоннадан артык  югары сыйфатлы сенаж салынган. Барлыгы бер баш терлеккә 12,1 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәклеге исәпләнгән. Азык әзерләүдә исәпкә алып баручы Васюткин Валерий Егорович һәм үзенең ДТ – 75 тракторында яшел массаны таптатучы Степанов Николай Леонтьевич бик актив эшлиләр. Алар икесе дә 1947 елда туганнар, пенсиягә кадәр  Валерий Егорович озак еллар сөтчелек фермасы мөдире булып эшләгән, ә Николай Леонтьевич менә инде 38 ел тракторчы . Алар белән бергә      К-700 тракторында сенажны таптауда  Пеньков Александр Владимирович бик теләп эшли. Аларга сәламәтлек, озын гомер телик!.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International