Суда кеуркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре су объектларында кешеләр безнең республика өчен аерым әһәмияткә ия булу сәбәпле, Республикада зур күләмдә елгалар һәм сулыклар булу сәбәплекешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим чара. Су объектларына чыгып ял итүче кешеләр саны елдан ел күбәя бара. Моңа бәйле рәвештә  көн саен оештырылган патруль мобиль төркемнәр, кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итергә тырышалар.

коену сезоны ачылу белән  районда (1 июнь) сулыкларда ел саен кешеләр бата. Узган 2014 елда гына да суда 2 кеше үлгән , аларның берсе  бала, 2015 елда – 2 кеше, 2016 теркәлмәгән, 2017 елда - 1 кеше, 2018 елда - 1 кеше.

 

Бу очраклар махсус су коену урыннары булмау , шул ук вакытта кешеләр исерек хәлдә булу сәбәпле, ата-аналар үз балаларын начар күзәтүчәнлеге аркасында килеп чыкты..

Сулыкларда су коенган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлек.

Сулыкларында су коенганда  тыела:

  • коену урыннарында кисәтү язулар эленгән очракта;
  • таныш булмаган урыннарда коену;
  • билгеләнгән чикләрне узу;
  • моторлы, паруслы судноларга якын килмәү;
  • катер, көймәләрдән суга сикермәү;
  • исерек хәлдә су коену;
  • суда чумып һәм коенучыларны тартып уйнау;
  • автомобиль камералары һәм өрдерелгән матрацларда йөзергә;

Суда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары:

Өлкәннәр юл куймаска бурычлы:

  • балаларны караучысыз калдыруга;
  • махсус урыннар булмаганда су коенырга;
  • төрле предметларда шууны булдырмаска;

Барлык балалар да истә тотарга тиеш кагыйдәләр

  • билгеләнгән махсус урыннарда гына су коенырга;
  • йөзеп баручы судно, көймәләргә якын килмәскә;
  • автомобиль камералары, агач уисәкләре  һәм өрдерелгән матрацларга тотынып  йөзмәскә;
  • суда чумып уйнамаска;
  • суга пыяла банкалар, башка предметлар ташламаска;
  • суның температурасы +18°С тан түбән булганда;
  • Су коенырга бары тик өлкәннәр белән генә барырга.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International