Кичә иртән Аксубайның Шоссейная урамындагы 27 фатирлы 82 торак йортның түбәсе янды.

2018 елның 21 июле, шимбә

Дежур диспетчерлык хезмәте номерына янгын турында хәбәр 6.46 сәгатьтә килде.

 

– Бу вакытта йорт түбәсен тулысынча ут  чолгап алган иде . Һәм нибары өч минуттан соң  шифер «ата» башлады, 825 мең квадрат метрлы түбә  санаулы минутлар эчендә янып бетте, – дип шәрехләде Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе  Руслан Ибляминов. – Йортта 27 фатир, анда  71 кеше яши , шул исәптән 6 бала, алар барысы да  янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан чыгарылган иделәр . Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе билгеләнә”.

Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Горбунов  бүген үк йортның түбәсен яңадан эшләү өчен смета төзеләчәге  һәм йортны тәртипкә китерү буенча өмә оештырылачагы турында әйтте.

Кичә, 20 июль көнне Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов эш сәфәре белән Казанда булды  һәм зыян күргән йортның түбәсен торгызу буенча финанслауны  хәл итте.Аннан кайткач район башлыгы  төрле хезмәтләрнең җитәкчеләре һәм зыян күрүче йорт халкы белән очрашты, конкрет чаралар билгеләде, финанслау чыганаклары һәм үтәү срокларын билгеләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International