Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының агросәнәгать комплексын үстерү, матди кызыксындыру һәм урып – җыю эшләрен сыйфатлы үткәрү максатыннан адынгы комбайнчыларга премияләр тапшырылды.
Премияләр ашлыкларны суктыру, чабу һәм ташу эшләрендә катнашкан һәм хезмәт дисциплинасын бозмаган иң яхшы комбайнчыларга биреләчәк.