« Игелекле эшләр”активистлары «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр янында булдылар.

2018 елның 27 июле, җомга

"Без – киләчәк чемпионнары " программасы  кысаларында« Игелекле эшләр”активистлары  «Хыял» балалар  приютында тәрбияләнүчеләр янында булдылар Һәм  алар өчен бүләккә  футбол киемнәре алып килделәр. Пакеттагы бүләкләрне ачып караганда балаларның куанычын сүзләр  белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде.Әле бу тантананың  башы гына иде.Балалар спорт киемнәрен кигәннән соң “Игелекле эшләр” активистлары  үзләренең җитәкчеләре Иван Курапов җитәкчелегендә чын футбол турниры оештырдылар.

Тәрбияләнүчеләр дүрт төркемгә бүленделәр: "Чемпионнар", "Ракета", "Спартак" һәм "Җиңү" командалары. Турнир комментатор, судьялар һәм җанатарлардан башка узмады. Биредә һәр тәрбияләнүчегә дә урын табылды.

Турнирның җиңүчесе “Чемпионнар” символик исемле команда булды. Һәр бала уенда катнашучы   медальләре белән бүләкләнделәр, ә җиңүче командага чемпион  кубогы тапшырылды. Тәрбияләнүчеләр һәм приют коллективы “Игелекле эшләр” активистларына зур рәхмәт белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International