«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе старт алды

2018 елның 17 августы, җомга

Традиция буенча 2007 елдан алып  яңа уку елы алдыннан  Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясеуздырыла. Әлеге чара күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, әти-әниләре инвалид булган балаларга, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләргә, инвалид балаларга  мәктәпкә җыенырга ярдәм итү йөзеннән оештырыла.

Акцияне оештыручылар: хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, Татарстан Республикасының  муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары.

Аксубай районы хәйрия эшчәнлеге координация советы 1 августта хәйрия акциясенә старт бирде.Районның барлык оешмаларына һәм предприятиеләренә, шулай ук халыкка акция башлану һәм аның   сроклары турында мәгълүмат җиткерелде.   Акция 1 августтан 25 августка кадәр дәвам итәчәк.

Аксубай муниципаль районы буенча  72 тулы комплектлы   портфель җыеп аларны беренче сыйныфка баручы укучыларга 25 августка кадәр тапшыру планлаштырыла.

 27 августта район август конференциясендә әлеге  акция нәтиҗәләре яктыртылачак.

17 август нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районында әлегә 35 портфель тупланган

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International