Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы министры, премьер министры урынбасары Марат Әхмәтов эш визиты белән безнең районда булды
Эш сәфәре барышында министр кырларны карады, авыл хуҗалыгы өлкәсе белән танышты, урып-җыю эшләренең барышы, көзге культуралар чәчү җирләренең әзерлеген карады. Җитәкчеләр белән очрашуда урып-җыю эшләре һәм көзге җир эшкәртү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ашлык бәясе турында сүз алып барылды. «Хәзер бодайның бәясе 8 сум 50 тиен – 9 сум, өченче класслы ашлык 10 сум, арпа – 9 сум. Бәяләрнең күтәрелүенә ймет бар.Ашлыкны зур партияләр белән сатарга киңәш итмим. Сентябрь үз төзәтмәләрен кертәчәк», – дип үз фикерен җиткезде Марат Әхмәтов.