Пенсиягә чыкканда җитмәгән балларны  эшләп була

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Сорау: Миңа тиздән пенсиягә. Әйттеләр, пенсия билгеләү өчен минем балларым  аз . Мин әлеге балларны арттыра аламмы?

Картлык буенча пенсия булдыру өчен  иминият өлеше һәм иминият стажы булырга тиеш. Әйтик, 2018 елда ким дигәндә 13,8 баллга  һәм 9 ел стаж тупларга кирәк.

Шул ук вакытта, әгәр дә кешенең минималь иминият стажы һәм баллары юк икән, аңа әлбәттә пенсия билгелиләр. Дөрес,  пенсия яшенә җитеп 5 елдан соң.Соңгы елларда россиялеләргә социаль пенсия генә түгел, ә иминият пенсиясен булдыру мөмкинчелекләре бирелде.

Россиядә кртлык буенча пенсия исәпләүнең  яңа баллы система 2015 елдан гамәлгә керде. Анда стаж һәм  хезмәт хаклары вакытында пенсиягә чыгу вакытындагы хезмәт хаклары күрсәтелә.

Әгәр кеше минималь хезмәт хакы ала икән  13,8 пенсия балл булдыру өчен  аңа якынча 12 ел эшләргә кирәк булачак. Шулай ук бонуслар армия сафларында хезмәт иткән чорда һәм бала белән дикрет ялында чакта җыелып баралар. Мисал өчен, хәрби хезмәттә вакытта бер елга  1,8 балл өстәлә. Ата-аналарга беренче, икенче, өченче яки дүртенче бала булган очракта , яшь ярымга кадәр 1,8, 3,6 һәм 5,4 балл бирелә.

Әгәр сез I төркем инвалид, бала-инвалид яки яше  80гә җиткән кешеләрне карыйсыз икән сезгә ел саен  ел  1,8 балл өстәлә.

Иминият взнослары бары тик «ак» хезмәт хакыннан гына исәпләнә.

Һәр пенсия яшенә җиткән россияле пенсия алырга хокуклы. Әгәр уаның  иминият өлеше булмаса  ике юл бар. Беренчедән, кирәкле стажы һәм баллар булганчы эшләргә, икенчедән, социаль пенсия генә алырга.Ул 60 яшлек  хатын-кызлар һәм 65 яшлек  ир-атлар өчен билгеләнә. Әгәр гражданин эшләми икән, аңа өстәмә рәвештә яшәү минимумы күләмендә билгеләнәчәк. Татарстанда 2018 елга яшәү минимумы күләме  8232 сум тәшкил итә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International