Авыл клубларын төзү программасын тормышка ашыру  кысаларында 27 август көнне  Аксубай районы Чуаш Енорусскино авылында яңа  авыл клубы ачу тантанасы булды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Авыл клубларын төзү программасын тормышка ашыру  кысаларында Аксубай районы Чуаш Енорусскино авылында яңа  авыл клубы ачу тантанасы булды.

Ачу тантанасында район башлыгы Камил Камал улы  Гилманов авыл халкын котлап, әлеге бина очрашу – аралашу урыны булуын теләде.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Саматович та әлеге чарада катнашып авыл халкына нык сәламәтлек, иминллек теләде.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле , Республика традицион мәдәният  үзәге директоры урынбасары, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Габдрахманов Гали Әхәтович мәдәният йорты директорына Татарстан Республикасы Президентының сертификатын тапшырды.

ШП Зәйдуллин төзелеш фирмасы  подрядчы, әлеге бинаны төзүче, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе – Хәмит Нургали улы Зәйдуллин  үз чыгышында барлык авыл халкын котлап, бу бинада бары тик шатлыклы очрашуларга гына узуын теләде.

Авыл халкы шулай ук Башкарма комитеты җитәкчесе  Горбунов Анатолий Федоровичтан да котлаулар кабул итеп алдылар.

 

Халкы исеменнән Чуваш Енорусскино авыл мәдәният йорты директоры Оксана Еремеева республика һәм район җитәкчелегенә олуг рәхмәтен белдерде.

Традиция буенча символик кызыл тасманы  Аксубай МР Башлыгы Гилманов Камил Камал улы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Габдрахманов Гали Әхәт улы һәм  Зәйдуллин ШП төзелеш фирмасы  подрядчы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе – Хәмит Нургали улы Зәйдуллиннар кистеләр

Кунакларны «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашырга чакырдылар. Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр белән мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Мәдәният учагы  ачылу уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.Аксубай мәдәният йорты артистлары барлык катнашучыларга һәм авыл халкына матур чыгышларын бүләк иттеләр..

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International