Урмандеево авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

27 август көнне Урмандеево авылының Комсомольская урамында урнашкан   яңа бина ачылды.. Ул республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында төзелде. Тантана уңаеннан күп кенә авыл кешеләре җыелган иде.

Ул республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында төзелде.

Тантана уңаеннан күп кенә авыл кешеләре җыелган иде.

Шатлыклы вакыйганы уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килде:

- Аксубай МР башлыгы Камил Камалович Гилманов;

- Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы;

Бина төзелешендә актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Үз тырыш хезмәте белән авылны үстерүгә өлеш кертүчеләр бүләксез калмады.

ИП Зәйдуллин, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Зәйдуллин Хәмит Нургали улы чыгыш  бик урынлы булды

Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Николаев Валерий Зиновьевич җавап сүзе белән чыгыш ясады;

Традиция буенча символик кызыл тасманы кистеләр:

- Аксубай МР башлыгы Камил Камалович Гилманов;

- Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы;

- Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Николаев Валерий Зиновьевич;

Бу көнне мәртәбәле кунакларны «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясендә катнашырга чакырдылар. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

Урмандеево авылы мәдәният хезмәткәрләре бу шатлыклы көнгә бәйрәм программасы әзерләделәр.Танылган «Урмандеево әбиләре» вокаль ансамбле, Эдуард Ильин, Анатолий Никифоров, Архип Иванов чыгышларын бик яратып кабул иттеләр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International