Бүген 572 нче номерлы сайлау участогы булган В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай беренче номерлы мәктәбе базасында күнегүләр узды. Сайлау участогында террористик янаулар булган очракта оператив группалар ничек тәэсир итергә тиешлеге турындагы сораулар каралды. Әлеге күнегүләргә район эчке эшләр , гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре , район үзәк хастаханәсе, район газ хезмәте җәлеп ителде