Бүген Аксубай муниципаль районында әти-әниләре алимент түләүдән качкан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бердәм кабул итү көне узды

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда һәм Татарстанның барлык районнарында әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны кабул итү көне оештырылды.

Аксубай муниципаль районында район башлыгы Камил Камал улы Гилманов башкарма комитет җитәкчесе, суд приставлары хезмәте, прокуратура, социаль яклау бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә гражданнарны кабул итте. Барлык сораулар да махсус контрольгә алынды һәм алар буенча закон билгеләгән срокларда карар кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традицион булачак һәм һәр айның беренче сишәмбесендә район халкы өчен үткәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International