Бүген Аксубай районы Советы бинасында " Экстремизмга-юк!» декада кысаларында  районның мөселман дин әһелләре лидерлары белән түгәрәк өстәл уздырылды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

          Түгәрәк өстәл эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район башлыгы ярдәмчесе, республиканың көньяк төбәге кадийлары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм район имамнары катнашты.

          Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров ачып җибәрде. Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча расланган муниципаль программа турында, программаның максатлары һәм бурычлары, нинди чаралар үткәрелүе турында мәгълүмат җиткерде.

          Район имам-мөхтәсибе, ТР Диния нәзарәтенең Көньяк төбәге казые Равил Зөфәров мөселман оешмаларында нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде, мөхтәсибәт каршында традицион ислам нигезләрен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәпләре оештырылуы турында әйтеп китте. Имамнар арасында утырышлар үткәрелүе, экстремизмга каршы юнәлештәге чаралар, балалар өчен күңел ачу характерындагы мәдәни массакүләм чаралар һәм яшьләр өчен спорт чаралары оештырылуы турында ассызыклап әйтеп китте.

          Түгәрәк өстәл барышында имамнар берничә мәсьәләне кузгаттылар, фикер алыштылар, теләкләрен җиткерделәр.

          Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров имамнарга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм сайлаган эшләрендә  зур уңышлар теләде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International