«Экстремизмга-юк!» декадасы кысаларында “Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты Беслан фаҗигасе буенча хәтер сәгате үткәрелде

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

          Терроризмга каршы район комиссиясе  район үзәк китапханәсе белән берлектә «Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Экстремизмга - юк!”декадасы кысаларында Беслан фаҗигасенә багышлаган  хәтер сәгате оештырдылар. Чара барышында балаларга Бесландагы фаҗига турында сөйләделәр, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау турында, кешеләргә мәрхәмәт күрсәтү кирәклеге, шикле предметларны ачыклаганда уяулыкны арттыру, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балигъ булмаганнарның хокук бозулары өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

          Чарада район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова, прокурор ярдәмчесе Илгиз Гусамов, балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова катнашты. Приют балаларына  кечкенә бүләкләр дә бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International