«Президент бүген безгә җитди этәргеч  һәм киләсе елда эшләү өчен стимул бирде»

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Кичә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасын игълан иткән утырышта катнашты. РФ ДД депутаты Айрат Хәйруллин юлламаны шәрехләп, республикада авыл хуҗалыгы буенча гамәлдәге программаларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген һәм президент тарафыннан агросәнәгать комплексы үстерү темасына кагылуын билгеләп үтте.

         «Бүген Президент чыгышы иң озын чыгышларның  берсе булгандыр, мөгаен. Безнең республика тормышына, республикабыз гражданнарына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә диярлек кузгатылды... төрле темалар, шул исәптән авыл хуҗалыгы турында да күп сөйләнде», - диде Айрат Хәйруллин.

"Минем өчен Президентның шәһәрдәге  генә түгел, авыллардагы тормыш сыйфатына да  игътибар бирергә тиешлеген билгеләп үтте. Мәсәлән, бүген республикабызның барлык район үзәкләрендә диярлек ял итү үзәкләре, клублар, спорт комплекслары төзелгән, бассейн булмаган район үзәкләре аз калган. Президент бүген хөкүмәткә дә, Дәүләт Советына да, безгә дә җитди этәргеч һәм киләсе елда эшләү өчен стимул бирде»,- дип шәрехләде юлламаны РФ ДД депутаты Айрат Хәйруллин.

Депутат чыгышында яңгыраган тагын бер мөһим моментны ассызыклады. «Президент билгеләп үткәнчә, быел безнең күп кенә егет-кызларыбыз төрле фәннәр буенча төрле чемпионатларда призлы урыннар алган, бу Татарстанда белем бирүнең сыйфаты турында сөйли», - дип ассызыклады ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International