2018 елның 4 октябрендә «Юность» УСЗда берьюлы ике спорт чарасы узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

 2018 елның 4 октябрендә «Юность» УСЗда берьюлы ике спорт чарасы узды. Шуларның берсе  Игелек һәм хөрмәт көненә багышлап «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучылар өчен  узды. Чара Сәламәтлек дәресе формасында уздырылды. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

 Икенче чара-Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының XXVIII спартакиадасы кысаларында " Көрәш» буенча шәхси-команда беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган республика ярышлары өчен көрәшчеләрне сайлап алу максаты белән уздырылды. Ярышларда 19 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International