Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе «яшүсмерләр һәм яшьләрнең үз-үзен аутоагрессив тотышын профилактикалау. Куркынычсыз белем бирү мохите-балаларның психологик сәламәтлеге факторы" темасы буенча семинар – киңәшмә уздырдылар.Әлеге чарада яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне профилактикалау буенча үткәрелә торган чаралар турында сүз барды. Белем бирү мохитендә балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү буенча киңәшләр бирелде. Әлеге рекомендацияләр нигезендә профилактик эш дәвам итәчәк.