Бүген Федоровка интернат-йортында мәдәни чаралар оештыручы белгеч Лилия Лукина чәй янында гәпләшергә яратучыларны янәдән самовар янына җыйды.
Өстәл янында төрле уен-көлке сөйләшеп, җырлар тыңлап, алып баручының сорауларына җавап биреп бал һәм конфет белән чәй эчү күңелләрне йомшартып җибәрде.