Аксубай муниципаль районындагы "Хыял”балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты дәүләт казна учреждениесендә 5-7 яшьлек балалар белән бию-уен тренингының чираттагы дәресе узды

2018 елның 19 октябре, җомга

Аксубай муниципаль районындагы "Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты дәүләт казна учреждениесендә 5-7 яшьлек балалар белән бию-уен тренингының чираттагы дәресе узды.

Әлеге тренингның төп максаты-бию аша эчке һәм тышкы гармониягә ирешү.  Шулай ук бу балалар коллективын берләштерү өчен бик яхшы корал.

Биредә һәркем үзенең индивидуальлеген күрсәтә, курку һәм көчәнешләрдән арынырга мөмкинлек ала. Ә «Дуслык биюе» дигән уртак бию шундый ошады ки, без туктый алмадык. Дәрес тәмамланганнан соң балалар бер-берсенә яхшы кәеф теләделәр, елмаюлар белән алмаштылар. Бу уңай нотада да без яңа очрашуларга кадәр саубуллаштык.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International