Яңа Ибрай авыл җирлегендә кече эшмәкәрлек субъектлары белән күчмә очрашу

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Бүген Яңа Ибрай авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы кече эшмәкәрлек субъектлары белән күчмә очрашу оештырылды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары И. И. Моратшин, икътисад бүлеге җитәкчесе Б. А. Соломонов һәм Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Кәбиров Ф. Х. Сабирова Г.,  Сөләйманов И. , Насретдинов Ә крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.  

Сабиров Г. крестьян-фермер хуҗалыгы ире белән бергә халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә һәм «сыр косичка» җитештерә, ыслау цехы оештырдылар, симертүдә 30 баштан артык ат асрыйлар. Казылык цехы оештыру планнарында. Җитештерү өчен бина әзер, суыткыч һәм башка җиһазлар сатып алынган. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары КФХ башлыгына авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын оештырырга һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү»программасында катнашырга тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International