Айрат Хәйруллин икмәккә бәяләр арту белән бәйле хәлне шәрехләде

25 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан икмәк пешерүчеләре социаль икмәккә бәяләрне, кайбер мәгълүматлар буенча, 16% ка күтәрделәр. Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ябык киңәшмәсендә алар дотацияләр сорадылар, әмма әлегә уңай хәл итүгә ирешмәделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәгъдәләренә карамастан, ел азагына кадәр социаль икмәк бәясе үзгәрмәячәк, октябрь уртасыннан «Дарницкий», «Сельский» һәм «1 сортлы оннан бодай икмәге "бәяләре артты.

 Шул ук вакытта Россиядә, Росстат мәгълүматлары буенча, 15 октябрьгә бодай оныннан пешерелгән икмәккә уртача куллану бәяләре, ел башыннан 3% ка артып, 47,4 сум тәшкил иткән. Арыш-бодай оныннан килгән икмәк шулай ук килограммы өчен 3% ка — 46,96 сумга кадәр кыйммәтләнде.

РФ Монополиягә каршы федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә аларга икмәккә бәяләр арту уңаеннан гражданнардан шикаятьләр керүен әйтәләр инде. Үз чиратында ведомство төбәк идарәләренә бәяләрне контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИАХәбәрләр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин фикеренчә, социаль әһәмиятле продуктларның бәясен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга кирәк.

"РФ Дәүләт бюджеты профицитлы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә өстәмә акча бүлеп бирергә мөмкинлек бирә, азык-төлек бәяләренең, шул исәптән икмәк-күмәч эшләнмәләренә дә артуын туктату өчен. Проблема беренче карашка гади генә кебек. Җитештерүнең үзкыйммәте, әлбәттә, арткан», - дип аңлата Айрат Хәйруллин.

Икмәк комбинатлары шулай ук бензин кыйммәтләнүгә, электр энергиясенә тарифлар артуга, он, инфляция һәм рубльнең йомшартылуына бәйле рәвештә бәяләрне арттыру кирәклеген аңлаталар.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары ассызыклавынча: «азык-төлек югары сыйфатлы булсын өчен, аны төрле Түбән сыйфатлы суррогатлар белән баетуга стимул юк иде һәм продукциянең киң ассортименты булды, бөтен дөньяда авыл хуҗалыгын субсидияләү системасын кулланалар».

Безнең комитетта булган экспертлар исәпләвенчә 2018 елда авыл хуҗалыгында чыгымнар якынча 120 миллиард сумга артачак. Ә табыш дәрәҗәсе, мөгаен, уңышның түбән булуы һәм базар конъюнктурасы начар булу сәбәпле, берничә процентка кимрәк булыр, дип сөйләде Айрат Хәйруллин. Шул ук вакытта парламентарий бүген, мәсәлән, сөт җитештерүчеләр, чыгымнар арткан очракта, үз продукциясен 3,5-4 сумга арзанрак саталар, дип билгеләп үтте.

 Аграр комитет рәисе урынбасары Россия хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итә алыр дигән ышаныч белдерде. Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Хөкүмәткә киләсе елга бу максатларга бюджет тарафыннан раслануга өстәмә рәвештә 60 миллиард сум акча бүлеп бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте инде, дип сөйләде Айрат Хәйруллин.

«Бүген безнең бюджет профицитлы  һәм мондый мөмкинлек бар. Һәм без моңа бик нык ышанабыз. Мондый чара азык - төлек бәяләренең, шул исәптән икмәк-күмәч эшләнмәләренә дә артуын туктатып торачак», - дип ассызыклады ул. – Татарстан хөкүмәте, үз чиратында, социаль киеренкелекне киметү буенча кирәкле чаралар күрер дип уйлыйм.

Азык-төлеккә бәяләр үсешен тоткарларга, дип саный Айрат Хәйруллин, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дизель ягулыгын һәм электрны арзанайтуның махсус эшләнгән механизмы да ярдәм итәчәк.

"Бу дөнья практикасы, - дип сөйләде депутат. - Германиядә, мәсәлән, ягулык бик кыйммәт булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен махсус бәя буенча билгеле бер күләмдә ягулык бирелә (һәм бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм югары булуга да карамастан!)», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования