Коррупциягә каршы закон мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

          Анда район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина район прокуратурасы тарафыннан муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны тикшерү буенча чыгыш ясады. Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чарада катнашучыларга вазифаи тәртипкә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында искә төшерде, башка түләүле эш, шулай ук бүләк алган очракта хәбәр итү һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы эш торышы өчен шәхси җаваплылык турында сөйләштеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International